«Россиядә эш» мәшгульлек үзәге белгече белән очрашу (12+)

Һөнәр сайлау мәсьәләсе өлкән сыйныф укучыларын һәрчак борчый, ә хәзерге көндә ул җәмгыятьтә баручы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә аеруча актуаль. Күп кенә яңа һөнәрләр турында яшүсмерләр аз белә, шуның өстенә традицион`һөнәрләр дә сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Һөнәр сайлауда балаларга булышу һәм уйлану өчен мәгълүмат бирү максатыннан, 22 апрель көнне 15 нче санлы китапханә «Һөнәр. Мәшгульлек. Эш» исеме астында «Россиядә эш» мәшгульлек үзәге белгече белән очрашу оештырды. Очрашуга карьера үсеше һәм һөнәри күнекмәләрне үстерү буенча бүлекнең әйдәп баручы һөнәри консультанты Сяфукова Г.А. чакырылды. Гөлнара Әхмәтгали кызы шәһәребездә җәй көне эшкә урнашу мөмкинлекләре, һөнәр төрләре, кайсы да булса өлкәдә белгечләргә таләпләр һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр турында сөйләде. Үзәк хезмәткәре яшьләр белән хезмәт базары ихтыяҗы, һөнәрнең кешегә һәм аның шәхси үзенчәлекләренә карата таләпләре кебек факторларны исәпкә алып һөнәр сайлау һөнәрне уңышлы үзләштерүдә, хезмәт эшчәнлегенә кереп китүдә, конкурент булырлык профессионал булуда, ахыр чиктә – гаиләсендә иминлек булуда иң мөһим шартларның берсенә әйләнүе турында сөйләште. 
Очрашу барышында китапханәче балаларны «китапханәче» һөнәре белән таныштырды: аның эше нидән тора, ул нинди сыйфатларга ия булырга һәм заманча китапханәче нинди булырга тиеш. Китапханәче төрле өлкәләр буенча белгечләр әзерләүче уку йортларын тәкъдим итте. Чара вакытында яшүсмерләр игътибарына «Зур илдә күп юллар» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Укучылар бик теләп «Әдәбиятта һөнәрләр», «Бу кемнеке?», «Сорау-җавап» викториналарында актив катнашты, алар рус классикларының әсәрләрен һәм әдәби геройлар белән бәйле һөнәрләрне искә төшерергә ярдәм итте. 

Поделиться: